- Әлеге сайт (http://www.masters.kazan2015.com) "Мастерс" категориясендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатының рәсми Интернет-сайты булып санала (алда – Сайт).
- Сайт материалларыннан һәм сервисларыннан файдалану Россия Федерациясе законнары нигезендә көйләнә.
Сайттагы мәгълүматлардан файдалану турында
(“Файдалы материаллар” бүлегеннән кала)Сайттагы текст материалларын бары тик мәгълүмати максатларда гына файдаланырга ярый. Сайтны матбугат чыганагы итеп күрсәткән очракта гына текстларны күчереп бастыру һәм ММЧ да цитата буларак китерү рөхсәт ителә. Интернет челтәре массакүләм мәгълүмат чаралары Сайтның Интернет битенең сылтамасын күрсәтергә тиеш. Күчереп бастырган (цитаталарга да кагыла) мәгълүматларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тыела.
Сайттагы аудиовизуаль һәм график эчтәлектәге фотоматериалларны, аудио һәм видеофрагментларны «Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасыннан алдан ук язмача ризалык алган очракта гына файдаланырга ярый.
“Файдалы материаллар” бүлегендәге мәгълүматтан файдалану турында
Сайтның “Файдалы материаллар” бүлегендә урнаштырылган барлык материаллар да, шул исәптән, аудиовизуаль һәм график эчтәлектәге фотоматериаллар, аудио һәм видеофрагментлар да бары тик коммерцияле булмаган (шәхси, танышу, белем алу, тикшеренү) максатларда гына файдалану өчен каралган. Бүлектәге материалларны бүтән максатларда файдаланган очракта, “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” Коммерцияле булмаган автоном оешмасының кагыйдәләрне бозучыны закон нигезендә гражданлык-хокукый, административ яисә җинаять җаваплылыгына тарту хокукы бар.
Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү тәртибе
«Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасының әлеге бүлектәге кагыйдәләрне теләсә кайсы вакытта берьяклы тәртиптә үзгәртергә хокукы бар. Андый үзгәрешләр яңа версияне сайтка урнаштырганнан соң 3 (өч) көннән соң көченә керә. Кулланучы үзгәрешләр белән килешмәсә, Сайтка керүдән баш тарта, Сайт материаллары һәм сервисларыннан файдалануны туктата ала.