Казансу ярында урнашкан су спорт төрләре сарае Россиядәге иң зур ябык спорт корылмаларының берсе булып тора.
Техник мәгълүматлар
- Биләмәнең мәйданы: 45 га
- Бина бүлмәләренең гомуми мәйданы: 44 000 кв.м
- Ярышлар уздыру аренасы:
- Йөзү өчен каралган бассейн чокыры 52x25 м, көйләнә торган тирәнлеге 0-3 м (2 метрлы мобиль киртә белән, күтәрелә торган идән 25 м);
- Суга сикерү өчен каралган бассейн чокыры 33x25 м, көйләнә торган тирәнлеге 0-5,5 метр (күтәрелә торган идән 33 м).
- Тәнне язу күнекмәләре өчен бассейн 50x25 м, тирәнлеге 2,2м
- Тәнне язу күнекмәләре өчен вакытлы бассейн (MYRTHA) - 35x22м, тирәнлеге 2 м (Су спорт төрләре сарае биләмәсендә урнашкан).
- Суга сикерү өчен тәнне язу күнекмәләре залы: 330 кв.м
- Коры йөзү залы: 330 кв.м
- Ресторан: 102 урынга
- Конференц-зал: 170 урынга
- Медицина бүлмәләре: 49 кв.м
- Гомуми урыннар саны: 4000 урын
- Объект мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә уңайлаштырылган.
Уздырылган спорт чаралары
- Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы кысаларында йөзү, синхрон йөзү, суга сикерү буенча ярышлар
- Суга сикерү буенча Россия чемпионаты (2013 елның 11-15 апреле)
- Йөзү буенча Россия Кубогы финалы (2013 елның 16-22 апреле)
- Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты (2013 елның 23-27 апреле)
- Суга сикерү буенча ФИНА 19 нчы Гран-прие (2013 елның 27-31 мае)
- Йөзү буенча Россия чемпионаты (2013 елның 14-19 ноябре)
- Суга сикерү буенча "4 ил матчы" (2013 елның 4-9 декабре)